• 80 яшь ул әле картлык түгел. 17 яшең тулган көндә сиңа Котлау булып барып ирешсен!
  • Алтын юбилей. Сиңа бүген илле булды, Гомер җәең җиткән чак, Яшь вакытлар узып барган.

Котлау Якын кешеңнең олы бер бәйрәме, әйтик, туган көн, юбилей, никах я туй көне килеп җитә икән, бар күңелең белән сөенәсең. Эчеңдәге ташып торган хисләреңне әллә ничекләр иттереп, шигырьләр чыгарып, җырларга салып чишәсе килә. Авыз тутырып тәмләп кенә ашап утырганда сиңа сүз бирсәләр, каушап, тотлыга-тотлыга, ни авызыңдагысын йотарга, ни күңелеңдәгесен чыгарырга белми катып каласың. Ык-мык килеп ишетелер-ишетелмәс 'бәхет-шатлык-сәламәтлек'не мыгырдап куймас өчен, алдан әзерләнеп куюы күпкә яхшырактыр.

Татарча котлаулар. Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә! Күңелең синең күтәренке булсын.

Түбәндәге мисаллар уйларыгызны дөрес юлга салыр дип ышанып калабыз. Әнигә (50 яшьлек юбилей) Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар.

Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни авыл авылында яшәүче исеме, әтисенең исеме (отчество). Ул - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул - гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.

Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Илленче яз синең бусагада Илленчесе, түгел йөзенче Узсын әйдә, картайсыннар еллар Тик картайтма бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай. Без көйләгән хөрмәт бишегендә Тибрәлгәндә сайрар асылкош Син бәхетле, Син бәхетле Син бәхетле диеп, хатын кыз. Никах Кадерле кияү, кадерле кәләш!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була.

Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасызкәләш - кияүнең хатыныкияү - кәләшнең ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, 'әннә', 'әттә' дияр.мәхәббәтләрен табарлар һ. Һ.б Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим. Туй Кадерле кияү, кадерле кәләш!

Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә: «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» Бәхетле булыгыз! Туй (хатын-кыз тарафыннан) Кадерле яшьләр!

Яшь Котлаулар

Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын! Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар. Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора - ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган.

70 яшь котлаулар

Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете - тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора. Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан.

Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме - сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр.

Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз.

Чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз! Төрле котлау кагәзьләреннән тупланган котлау сүзләре: Котлы булсын туегыз! Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар.

Зарыгып көткән туй көнегез килде, Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде. Пар балдаклар балкый бәхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!. Котлы булсын туегыз, Безгә үрнәк булыгыз! Мәңге, мәңге бергә булсын Тормыштагы юлыгыз!. Тәбрик итәбез сезне бу көн белән - Бер-берегезгә якын булыгыз!

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа матур тормыш корыгыз!. Кияү кәләш идегез, Ир дә хатын булдгыз. Инде хәзер шушы хәлдә Йөзгә кадәр торыгыз. Үзегез күп ул-кызларга Ата-ана булыгыз. Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз, Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз. Декларант алко скачать. Яшәгез сез бер-берегезне яратып, Бу җиһанга сөю нуры таратып! Сез дөньяда иң матур пар!

35 яшь котлаулар

Бигрәкләр пар килгәнсез, Сокланмый мөмкин түгел! Мәхәббәтегез нурыннан Яктыра безнең күңел!. Бүгеннән башлап - гаилә, Пар канат, пар сандугач! Бишек җырлары сайрарсыз Балаларыгыз тугач. Ходай сезне тиң яраткан, Бер-берегезгә караткан, Сезгә бүген дөнья да тар, Сез - җиһанда иң гүзәл пар! Никахыгыз котлы булсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз. Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез - гомер юлдашы. Никаз көнегез котлы булсын! Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый - күрегез! Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез!

Кадерле, тормыш ип­тәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, яр­дәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Сөйкемле карашың кояшка тиң — Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен Бары тик син генә беләсең. Тормышта гел ярдәм итеп тора Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең; Иркәлисең, яратасың, юатасың, Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. Сәламәтлек, озын гомер язсын, Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын, Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың:.

Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен. Кояш кебек балкып яшә Күңел гөлең мәңге шиңмәсен. Булсын ул илле, тулсын ул илле Бәхет бизәсен якты күңелеңне. Яшәү ялкыны сүнә белмәсен Җырлап каршы ал тагын иллене! Иң изге теләкләр белән сине яратып,.гаиләләре. Кадерлебез, сине ихлас кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз.

Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, Ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән.лар гаиләләре, барлык туганнар исеменнән. Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күренми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Апам, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим.

Әнием кебек якын. Апам, Ягымлы йөз, йомшак сүзле син!

Кечкенәдән синең назың тоеп, Җылылыгын тоеп үстем мин! Юбилеең котлы булсын апам, Йөзләреңдә бәхет балкысын. Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә Һич сүнмәсен кояш яктысы. Иң изге теләкләр белән. Кадерле әние­без! Си­не юбилеең белән кайнар котлыйбыз.

Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул.

Безне сөендереп озын-озак яшә! Котлы булсын, юбилеең, Бәхетләрең килсен күренеп. Куанычлар гына юлдаш булсын, Яшә шатлыкларга төренеп. Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең., балаларың:. Кадер­лебез, матур юби­леең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир.

Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.

Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне.

55 Яшь Котлаулар

Иң изге теләкләр белән. Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, 50 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез.

Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен. Ходай биргән олы бүләк бит ул — Тигезлектә гомер итүләр, Язмыш салган урау юллардан Иңне-иңгә терәп үтүләр. Кем сокланмас сезгә карап бүген, Сөбханалла, күзләр тимәсен! Ходай сезгә үзе ярдәм иткән Сайлаганда тормыш иптәшен. Тагын бик күп еллар тигезлектә Матур парлар булып яшәгез. Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын, Балкып торсын тормыш чәчкәгез. Иң изге теләкләр белән.

Это и криминальные мега боевики, масштабные фильмы на военную тематику, женские мелодрамы, детективы про всевозможные сложнозапутанные истории и прочие картины производства России. Они занимают очень значительную, большую долю всех русских сериалов. Русский сериал целиком без регистрации. На Rserial вы можете смотреть лучшие российские онлайн сериалы (самые популярные и интересные из которых еженедельно добавляются в этот раздел). Несомненно, зрителю есть что выбрать и что посмотреть, а регулярно выходящие новинки максимально расширяют наш выбор.

Аңа 50 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез.

Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз! Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен! Иң изге теләкләр белән кызың-киявең, онык-оныкчыкларың. Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Иртә таңда чыккан кояш Көндә сиңа бәхет китерсен. Матур булсын синең тормыш юлың, Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

Юбилееңда изге, матур хисләр Күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез чын күңелдән Барыбыз да бергә кушылып. Иң изге теләкләр белән. Кадерлебез, сине чың күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз.

Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез. Балаларыңның, якын­нарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

Күпме булса җирдә изге теләк — Без телибез сиңа барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында. Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бары шатлыклар! Иң изге теләкләр белән. Кадерле әнкәй, әбие­без! Сине чын кү­ңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең өмет­ле, төннәрең айлы, гомерең озын булсын. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Ташламасын сине беркайчан да Бәхет белән тулы елмаю. Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт Юлларыңда булсын елмаю.

Канатларын җәеп фәрештәләр Җил-давылдан сине сакласын. Холдай Тәгалә үзе юлдаш булсын Юлларыңны гөлләр капласын. Иң изге теләкләр белән. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.

Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Тормыш юлың балкып торсын, Нурлы булсын күңелең. Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән Бер кайгысыз үтсен гомерең.

70 Яшь Котлаулар

Иң изге теләкләр белән. Кадерле хезмәттәшебезне чын кү­ңелдән туган көне белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Нык­лы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! Туган көнең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез.